🌟 Татарстанда 2025 елда төзекләндереләчәк объектлар сайлау дәвам..
🌟 Татарстанда 2025 елда төзекләндереләчәк объектлар сайлау дәвам итә
Тавыш бирүне gorodsreda.tatar.ru сайтында яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында узарга мөмкин.
🏃♂️ X юбилей Казан марафонына кадәр бер ай калды
Масштаблы спорт вакыйгасы 11-12 майда узачак.
🚜 Республикада язгы кыр эшләре башланды
29 муниципаль район игенчеләре уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыруга керештеләр инде.
🚃 Түбән Камада чираттагы «Сәламәтлек трамвае» линиягә чыкты
Бу инде бишенче трамвай, шәһәрлеләрне сәламәт яшәү рәвешенә һәм вакытында диспансеризация узарга чакыра.
✍️ «Тотальный диктант» ка теркәлү башланды
20 апрельдә 41 илнең 680 шәһәрендә яшәүчеләр үз белемнәрен тикшерәчәк.
🐆 Казанда узачак БРИКС Уеннарының талисманы Бриксик исемле леопард булды
Талисман исеме 2013 елда Казанда узган Универсиада талисманы маскотага тиңдәш.
